Укытучы әбием

Минем әбием — Заманова Шәрәфениса Шәфыйк кызы. Ул 1943 елның 21 сентябрендә Калинин (хәзерге Актаныш) районының Колын авылында дөньяга килгән. Әбиемнең балачагы җиңел булмаган. Әтисе сугыш кырында вафат булган, әнисе ике кызын — әбиемне һәм аның апасы Зөлфирә апаны — ялгызы үстергән. Кызганыч, әбиемә 17 яшь тулганда, әниләре дә вафат булган.

Шундый авыр сынауларга карамастан, әбием бирешмәгән. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга педагогия институтына укырга кергән. Укуын уңышлы тәмамлап, укытучы һөнәрен сайлаган. Гомеренең 40 елга якын вакытын Пучы урта мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлаган.

Үз хезмәтенә җаваплы һәм намуслы караган әбием күпсанлы Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булган.

Институтны тәмамлагач, әбием Индус Абушаех улы Замановка кияүгә чыккан. Алар бабам белән бергә алты бала — Эльза, Ильнар, Ирина, Ильназ, Нияз һәм Лизаны — тәрбияләп үстергәннәр. Әбием гаиләсе өчен дә һәрвакыт үрнәк әни һәм тормыш иптәше булган.

Әбием укытучы гына түгел, иҗат кешесе дә иде. Ул шигырьләр язарга бик яратты. Аның күңелендә һәрвакыт шигърияткә, матурлыкка урын бар иде.

Минем өчен әбием — хөрмәткә лаек укытучы, гаиләдә үрнәк әни һәм яраткан әби. Аның күпьеллык хезмәте «Ана даны» медале белән дә бәяләнгән.

2019 елда әбием тормыш иптәшен югалтты. Ә 2023 елның 1 ноябрендә әбием үзе дә якты дөньядан мәңгелеккә китте.

Бүген дә аны укыткан укучылары хөрмәт белән искә ала. Без дә әбиебезне сагынып, аның белән бәйле матур хатирәләрне күңелебездә саклыйбыз. Аның тормыш юлы, хезмәте һәм кешеләргә биргән җылысы безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып калачак.

Рузия Заманова, Актаныш районы, Пучы урта мәктәбе, 8нче сыйныф

Укытучы әбием, image #1
2 views