❄«Сак булыгыз, язгы юка боз!» ❄

Язгы кояшлы һәм җылы көннәр шатлык китерә, әмма кар һәм боз эрү кешеләргә куркыныч тудыра. Бигрәк тә балаларга һәм ата-аналарга саклык чаралары турында истә тоту мөһим. Шул сәбәпле Яр Чаллы шәһәре “Курай” 109нчы балалар бакчасында кар һәм боз сөңгеләре төшү куркынычы, язгы ташу вакытында су буйларында һәм боз өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү, искә төшерү буенча профилактик чаралар уздырылды.

7нче һәм 12нче төркемгә йөрүче балалар катнашында шундый чараларның берсе “Сак булыгыз, юка боз!” дип аталган комплекслы шөгыль булды. Аның барышында сабыйлар бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, мультфильмнар һәм видеороликлар карады. Алган мәгълүматны ныгыту өчен “Яшь коткаручылар” дип аталган сюжетлы-рольле уен оештырылды. Уен барышында балалар нигә юка бозга чыгарга ярамаганлыгы буенча белемнәрне тикшерделәр, ничек дөрес итеп ярдәмгә чакырырга, юка боз буенча ничек итеп шуышып хәрәкәт итәргә,

кул астындагы чаралар белән - бау һәм таякларны коткару өчен ничек итеп дөрес кулланырга кирәклеге турындагы мөһим күнекмәләрне ныгыттылар.

Ә 5нче санлы икенче кечкенеләр төркеменә йөрүче тәрбияләнүчеләр белән “Яз! Сак булыгыз, юка боз!” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында балаларга юка бозның нинди булуын, бозда саклык чаралары, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында, шулай ук яз көне кар һәм боз сөңгеләре төшү куркынычы турында сөйләделәр, “Язгы юка боз!” темасына сюжетлы рәсемнәр карадылар. Аннары төрле дидактик уеннар оештырылды. «Дустыңа ярдәм ит» сюжетлы уены аша төп куркынычсызлык кагыйдәләрен беркеттеләр:

- кар һәм боз сөңгеләре төшү мөмкин булган биналарның түбәләренә якын килергә ярамый;

- юка боз өстенә чыгарга ярамый;

- сулыклар янында уйнарга ярамый;

- беренче чиратта ярдәмгә өлкәннәрне чакырырга кирәк .

Әлеге тема буенча эшләү балаларга язгы чорда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында гади белемнәрне үзләштерүгә, әлеге кагыйдәләрне үтәүгә аңлы мөнәсәбәт күнекмәләрен формалаштыруга, яз башында урамда куркыныч булачагын алдан күрү сәләтен үстерүгә ярдәм итә.

Шулай ук безнен балалар бакчасында боз өстендәге куркынычсызлык темасына рәсемнәр күргәзмәсе, әти-әниләр белән “Куркынычсызлык буклеты” акциясе оештырылды.

Хөрмәтле дуслар, исегездә тотыгыз: язгы һава тиз үзгәрүчән һәм балаларыбызның иминлеге - вакытында үткәрелә торган профилактика чараларына бәйле! Игътибарлы һәм сак булыгыз!

✍ Лилия Сибгаева, Рәмилә Әхмәтҗанова, Ләйлә Вафина, Факия Гыйниятуллина, Яр Чаллы шәһәре, "Курай" 109 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре.

❄«Сак булыгыз, язгы юка боз!» ❄, image #1
❄«Сак булыгыз, язгы юка боз!» ❄, image #2
❄«Сак булыгыз, язгы юка боз!» ❄, image #3
❄«Сак булыгыз, язгы юка боз!» ❄, image #4
❄«Сак булыгыз, язгы юка боз!» ❄, image #5
❄«Сак булыгыз, язгы юка боз!» ❄, image #6
❄«Сак булыгыз, язгы юка боз!» ❄, image #7
❄«Сак булыгыз, язгы юка боз!» ❄, image #8
33 views·2 shares