Рәсем, җырның әдәбият белән очрашуы

20 ноябрь көнне «Адымнар-Чаллы» гимназиясе китапханәсендә күренекле шәхесләр белән очрашу циклының чираттагысы үтте. Уку елы дәвамында ай саен үткәрелә тоган мондый кичәләрдә Чаллы шәһәренең күренекле шәхесләре катнаша. Аларны безгә «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, шагыйрә Роза Галимулла кызы Хәмидуллина алып килә.

«Рәсем, җырның әдәбият белән очрашуы» темасына багышланган әлеге кичәбезнең төп кунагы – «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, җырчы-композитор һәм рәссам – Фәридә Сәхәбиева. Шулай ук гимназиябезнең география фәне укытучысы, рәссам – Ильмира Равил кызы Хәбибуллина. Рәсем һәм хезмәт укытучысы – Лилия Фәрит кызы Хөрмәтуллина. Һәм дә безнең гимназиянең сәнгатьне, рәсемне һәм әдәбиятны яратучы укучылары иде. Кичәне алып барырга 6 «Г» сыйныфы укучысы Хузина Мәрьям ярдәм итте.

Кунаклар укучылар белән җанлы әңгәмә кордылар, рәсем ясау серләрен ачтылар. Фәридә Сәхәбиеваның «Кыю кабак» шигырен рәсемгә төшереп карадылар. Аны безгә 6 «Е» сыйныфы укучысы Әюпова Ясминә яттан сөйләп бирде. Фәридә Сәхәбиева үзенең «Яшиселәр килә» җырын башкарган арада укучылар рәсемне ясап та куйдылар. Киләсе очрашу – 11 декабрь көнне булачак. Кичәбезгә чакырып калабыз!

Мәрьям Хуҗина, «Адымнар-Чаллы» гимназиясе, 6Г сыйныфы

Рәсем, җырның әдәбият белән очрашуы, image #1
Рәсем, җырның әдәбият белән очрашуы, image #2
Рәсем, җырның әдәбият белән очрашуы, image #3
Рәсем, җырның әдәбият белән очрашуы, image #4
Access restricted
Access to this video has been restricted by the community's managers
23 views·5 shares