Гимназиядә шәҗәрә бәйрәме
Шушы көннәрдә Яр Чаллыда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Аның кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының уңышлы проектларының берсе булган V «Шәҗәрә – минем нәсел-ыруым» Бөтенроссия бәйге-фестиваленә йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде. Утырышларның берсе безнең гимназиядә дә үтте. Мәктәбебезгә илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар килде.
Гимназиябездә бу истәлекле көннең ничек узуы турында сезнең белән дә уртаклашасым килә.
Кадерле кунакларны без бик җылы каршы алдык. Алар өчен дәртле бию, милли сәламләү әзерләдек, тәмле чәк-чәк белән сыйладык. Актлар залына барышлый делегация берничә тематик тукталыш ясады. Кечкенә инженерларыбыз робот техникасы буенча проектларын тәкъдим итте. Яшь инструменталь ансамблебез исә музыка коралларында уйнап, кунакларга үзенчәлекле мохит бүләк итте.
Актлар залында кунакларны кызыклы концерт программасы көтте. Эльмираның моңлы җырлары, «Заман» театр студиясенең «Су анасы» риваятенә нигезләнгән чыгышы тамашачыларда аеруча кызыксыну уятты.
Гимназиябезнең күпкырлы эшчәнлеген тематик тукталышлар аша күрсәтергә тырыштык.
Тарих дәресендә Дания Бәхтировна ясалма интеллект ярдәмендә бер минут эчендә гаилә шәҗәрәсенең нигезен ничек төзергә мөмкин булуын күрсәтте.
Гарәп теле дәресендә Ландыш Хәниф кызы чын мастер-класс үткәрде. Кунакларның һәркайсы үзе белән истәлекле бүләк – агач жетон алып китте.
Зәлифә Габбасовна җитәкчелегендәге «Журналистика» түгәрәге һәм «Гимназия сулышы» газетасы турында Алсу Мифтахова сөйләде. Ул кунакларга үзенең шигырьләрен дә укыды.
Атна дәвамында Зәлифә Габбасовна үз командасы белән көн вакыйгалары турында экспресс-газета әзерләде. Кунакларның чара узган көнне үк аның белән таныша алуы алар өчен көтелмәгән сюрприз булды.
Алга таба маршрут шамаилләр залына юнәлде. Кәримә Могыйнова борынгы шамаилләр турында сөйләде. Шулай ук мәктәп конкурсында җиңгән укучыларыбыз әзерләгән «Шәҗәрә» проектлары күргәзмәсе белән таныштык. Алар – гаилә тарихын чагылдырган чын елъязмалар.
Музейда исә кунакларны мин каршы алдым. Аларга бөек драматург Галиәсгар Камалның шәҗәрәсен күрсәттем. Драматург Туфан Миңнуллинның шәхси экспонатлары белән танышканда да кызыклы мәгълүматлар белдек. Аның «Шәҗәрә» пьесасында буыннар арасындагы каршылыкларны җиңү, гаиләне саклап калу темалары күтәрелүе турында сөйләштек.
«Заман» видеостудиясе дә үзенчәлекле сюрприз әзерләгән иде. Ләйсән һәм Иллария уникаль проект – «Медиа-Шәҗәрә»не тәкъдим итте. QR-кодлар, иске фотосурәтләр һәм архив видеолары ярдәмендә гаилә тарихын җанландырырга мөмкин. Бу тәҗрибәне беренчеләрдән булып студия җитәкчеләре Илшат Хәдис улы һәм Эльвира Рөстәм кызы Харисовлар гаиләсе сынап караган.
Көннең соңгы тукталышы агач эшләре остасы Фоат Закиров күргәзмәсе булды. Аның «Агач эшләре остасы» экспозициясе дә үз тамырлары турында сөйли. Остазның шәхси шәҗәрәсендә 300 исем бар. Ул үз эшләре аша һәр буынның истәлеген сакларга тырыша.
Кунаклар үзләре дә читтә калмады: туку станогы артына басып, мастер-класста катнаштылар.
Чара барышында берничә кунактан интервью алырга да өлгердем.
Исмәгыйлева Нурия Габдрахман кызы, Пермь крае Барда районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе:
– Бүгенге көндә үз тамырларыңны белү ни өчен мөһим?
– Әлбәттә, үз тамырларын белмәгән кеше бу дөньяда ничек яшәргә тиеш соң? Һәркем үзенең ата-бабаларын белергә тиеш. Бәлки, җиде буынны белергә һәркемнең дә мөмкинлеге булмас, әмма биш буынны белү – безнең кулдан килә торган эш. Бу – әти-әнинең бурычы: балаларга үз тамырларын өйрәтү, аларда нәселләре белән горурлану хисе тәрбияләү.
«Алма агачыннан ерак төшми» диләр бит. Кешенең сәламәтлеге, белеме, үз-үзен тотышы да нәселдән килгән сыйфатлар белән бәйле. Үз шәҗәрәсен белгән бала тәрбияле дә, белемле дә булып үсәчәк, туган телен онытмаячак, туган иле белән горурланачак.
Рушания Вахит кызы Закирова, Чистай шәһәренең «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
– Татар мәдәниятен саклауга нинди өлеш кертәсез?
– Без, җирле «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчеләре буларак, үз төбәгебездә татар телен, гореф-гадәтләрен саклауга зур игътибар бирәбез. Эшчәнлегебезне республикабызда гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм чаралар белән бәйләп алып барабыз. Татарстанда куелган максатларны үзебезгә дә бурыч итеп алабыз, җирлегебездә шушы матур эшләрне тормышка ашырырга тырышабыз.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балалар белән эшлибез. Җирле «Ак калфак» оешмалары мөселман хатын-кызлары белән дә зур эш алып бара. Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы, мөхтәсибәт белән берлектә хезмәттәшлек итәбез. Дин һәм мәгариф эшен бергә алып барырга, дини тәрбияне мәгърифәт белән баетырга тырышабыз.
Илзирә Саматова, Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназиясе
