«Космоска сәяхәт…»

Космос темасы балалар өчен һәрвакыт кызыклы булды. Космонавтлар – көчле һәм кыю кешеләр. Планеталарның серле булуы, бу планеталарда башка цивилизацияләрнең яшәү мөмкинлеге үсеп килүче буынны дулкынландыра һәм мавыктыра.

117 нче «Уенчык» балалар бакчасында космоска багышланган тематик атналык узды. Барлык төркем педагоглары төрле чаралар үткәрделәр. Балаларга «Җир – Галәмнең зәңгәр энҗе бөртеге», «Хайваннар – космонавтлар», «Нәрсә ул авырлык югалу?» кебек темаларга әңгәмәләр мавыктыргыч булды. Җир планетасында урнашкан Кояш системасын зур кызыксыну белән өйрәнделәр, җир иярчене Ай турында белделәр. Тәрбиячеләр «Космоска сәяхәт» дигән танып-белү дәресләре һәм космос темасына табышмаклар кичәсе үткәрделәр. Ә телдән оештырылган дидактик, сюжетлы-рольле уеннар материалны ныгытырга, балаларның сүзлек запасын баетырга, дөньяга карашын киңәйтергә ярдәм итте. Балалар алган белемнәрен нәтиҗәле эшчәнлектә күрсәттеләр. Педагоглар җитәкчелегендә балалар «Космос» һәм «Ракета» темаларына матур аппликацияләр ясадылар.

Тематик атналык балалар өчен кирәкле һәм файдалы булды. Балаларда Ватан, планета тормышына зур кызыксыну уята алдылар. Үз иленә, атаклы кешеләргә – Ватанның чын патриотларына горурлык һәм хөрмәт хисләре булдырылды.

Аэлита Вәлиуллина, Динара Нәбиуллина, Альмира Гайнетдинова, Яр Чаллы шәһәре, 117 нче «Уенчык» балалар бакчасы педагоглары

«Космоска сәяхәт…», image #1
«Космоска сәяхәт…», image #2
«Космоска сәяхәт…», image #3
«Космоска сәяхәт…», image #4
«Космоска сәяхәт…», image #5
«Космоска сәяхәт…», image #6
59 views·2 shares