Дуслык һәм туганлык – зур байлык

Балалар үзәк китапханәсендә шаулап-гөрләп «Халыклар бердәмлеге – Россиянең көче» дип исемләнгән Китапханәләр төне–2026 узды. 18 апрель кичендә безнең китапханәбез бер серле утрауга әйләнде. Чарага шәһәребезнең төрле бистәләрендә яшәүче балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар килгән иде.

Китапханә ишеген ачып керү белән кунакларыбызны шаккаттырып Шүрәле белән Су Анасы каршы алды. Бөек Тукаебызның бу әкият геройларын барысы да бик яратты, алар белән фотога төштеләр, кызыклы сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Ә иң кызыгы, әлбәттә, алда иде.

Тамашачылар өчен «Тылсымлы дөнья» үсеш үзәге кызлары һәм малайлары чыгышы бик мавыктыргыч булды. Алар кечкенә артистлар белән бер дулкында булып, кушылып җырладылар, биючеләргә алкышларын жәлләмәделәр.

Алга таба кунакларны кызыклы уеннар көтә иде. Чынлап та, Россиядә яшәүче күп төрле милләт вәкилләренең уеннары беркемне дә битараф калдырмады. Бәхетле көлүләр авазыннан китапханә яңгырап торды. Шулай ук укучыларыбыз төрле халык табышмакларына җавап таптылар, мәкальләрне искә төшерделәр.

Кичәнең иң көтеп алынган кунаклары «Җиде диңгез» камера курчак театры булды. Тамашада балалар үзләре дә төрле геройларга әйләнделәр. Халык авыз иҗатының зур көчкә ия булуын аңладылар, үз фикерләрен әйттеләр.

Үз кулың белән уенчык ясауга ни җитә соң? Кызлар һәм малайлар бик яратып мастер-класста катнаштылар, бик тырышып «Матрёшка» курчагы ясадылар. Россия картасына төрле төсләргә буяп, милли киемнәр ябыштырдылар. Җылылык һәм дуслык белән сугарылган бик мәгънәле композиция барысына да ошады.

Халыклар дуслыгына багышланган китаплар, төрле милләтләрнең электән хәзергәчә кирәкле булган көндәлек кирәк -яракларына багышланган күргәзмәләр чараның бизәге булып, кунакларны үзләренә җәлеп итеп тордылар. Дус һәм тату булып яшәүгә ни җитә соң!

Яр Чаллы шәһәренең балалар үзәк китапханәсе коллективы.

Дуслык һәм туганлык – зур байлык, image #1
Дуслык һәм туганлык – зур байлык, image #2
Дуслык һәм туганлык – зур байлык, image #3
Дуслык һәм туганлык – зур байлык, image #4
Дуслык һәм туганлык – зур байлык, image #5
Дуслык һәм туганлык – зур байлык, image #6
Дуслык һәм туганлык – зур байлык, image #7
Дуслык һәм туганлык – зур байлык, image #8
Дуслык һәм туганлык – зур байлык, image #9
Дуслык һәм туганлык – зур байлык, image #10
96 views·1 share