Баланы беренче сыйныфка әзерләү күпмегә төшә

Бу хакта Питрәч укучысының әнисе сөйләде

Анастасия Богатова экономияләмәскә, сыйфатлы әйберләр сатып алырга тырышкан һәм барыннан да бигрәк алган әйберләрнең кызына ошавына игътибар иткән. Ул үзе генә ике кыз үстерә. Иванна тиздән район үзәгенең икенче мәктәбенең беренче сыйныф укучысы булачак, Әминәгә дүрт яшь, ул балалар бакчасына йөри.

Мәктәпкә быел гаиләдәге олы бала бара, узган уку елыннан яисә апасыннан калган кием-салым, мәктәп кирәкяраклары юк. Мәктәп тә ата-аналарны форма сайлауда чикләми, бердәнбер таләп: кызлар өчен сарафан яки итәк куе зәңгәр төстә булырга тиеш.

– Балачакта әти-әниләр безне мәктәпкә барыр алдыннан шәһәргә “киенергә” алып баралар иде, безнең өчен анда бару, үзең кием сайлау бәйрәм кебек иде. Хәзер Питрәчтә дә барысын да сатып алып булуга карамастан, кызымны да шәһәргә алып бардым. Мин акча кызганмадым, иң мөһиме, аңа ошасын, уңайлы булсын дидем. Кызым: “Әни, кара әле, нинди матур блузка, мәктәпкә шуны киеп йөрисем килә”, – диде. Ә ул ике мең сум тора, блузка да берәү генә җитми, алмашка да кирәк. Шулай да мин аны сатып алдым, бу яшьтә ул мәктәптә ничек күренергә теләвен күз алдына китерә ала, бу яңа урында аның үз - үзенә ышанычын арттырыр дип уйладым, – дип сөйләде Анастасия.

Блузкага сарафан сатып алдык. Башлангыч мәктәп укучысы өчен ул итәккә караганда яхшырак, уңайлырак, блузка чыгып тилмертми. Ул мең ярым сумга төште.

Чыгымнарның иң зуры як киеме сатып алуга китте, “беренче аяк киеме”, алмашка, ә тагын физкультура өчен кроссовкалар да сатып алырга кирәк. Бала мәктәптә атнага 20-30 сәгать чамасы үткәрә һәм бу вакытта гел аяк киемендә була, шуңа күрә ул максималь уңайлы булырга тиеш, ә бу тагын өстәмә берничә йөз сумр дигән сүз. Иваннаның туфлиләре ике мең сум тора, калган аяк киеме бәяләре дә якынча шул чама.

– Безгә бәхет елмайды, рюкзакны Иваннага аның урсәтисе бүләк итте. Рюкзак яхшы, ортопедик, дүрт мең сумнан артык тора, – диде Анастасия.

Мәктәп кирәкяраклары турында да алдан кайгыртып куйганнар. Канцтоварларны исемлек буенча сатып алганнар, Иваннага ошаганны сайлаганнар. Беренче сыйныф укучысы өчен кирәк-яраклар алуга уртача өч мең сумга якын акча китә икән. Моннан тыш, кызларның әниләренә бәйрәмнәргә чәчкә тагу өчен матур бантикаларга, көндәлек резинкаларга, колготкаларга һәм башкаларга да акча тотарга туры килә.

– Бер ак бантик кына да 250 сум тора, ә алар берничә кирәк, – диде беренче сыйныф укучысының әнисе.

Шул рәвешле шактый сумма килеп чыга – утыз мең сум.

Иванна сатып алган әйберләренннән канәгать, ләкин мәктәптә бакчадагы кебек уйнарга һәм йокларга ярамас дип борчыла.

– Барысы да яхшы булыр, – ди әнисе. – Без искиткеч педагог Равилә Якубовага эләктек, аның ярдәме белән кызым укуны яратыр дип уйлыйм, – дип өметләнә ул.

Баланы беренче сыйныфка әзерләү күпмегә төшә, image #1
15 views·1 share