Нижгар татарларында тел һәм тарих бәйләнеше: кая барабыз
Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын
(Ризаэтдин Фәхретдин)
Тарих күрсәткәнчә, вакыт агышында бернидә үзгәрешсез булып, катып калмый. Бу чорлар да узар...Татар гаиләләре, нәселләре нык булганнары, калыр. Бүгенге көн белән генә яшәп корыганнары, череп юкка чыгар. Һәркемнең язмышы үз кулында, тырышлыгында. Рухы көчлеләр, иманы нык, дине дөрес, гамәлләре ихлас булганнар гына исән кала торган дәвер бу!
Бүген без милләтебезне саклап калырга, балаларыбызны иманлы итеп, үз халкыбызга мәхәббәт тәрбияләргә тиеш дигән өметләр баглап яшибез. Әйе, мондый хәрәкәтне мин милли тормышыбызның бик кирәкле һәм әһәмиятле юнәлеше дип уйлыйм. Татар мохите дә шул юнәлешкә бәйләнгән булырга тиеш дигән фикерләр дә килә башка. Әмма, бу мәсәләгә тирәнрәк кереп китсәк, татар мохите нәрсәдән тора ул, бармы ул хәзергесе вакытта безнең Нижгарның татар авылларында? Шушы сорау фикерләрне үзгә якка борып җибәрә!
Минемчә, татар мохитнең төзелеше (русча әйткәндә- структурасы) шундый:
-ул татар тарихы;
-теле;
-дине;
-гореф-гадәтләре;
-рухи тормышы;
-матди яктан көнкүреше.
Менә шулар барысы бер организм булып яшәсә генә без татар булып калачакбыз һәм безнең Нижгар якларында яшәүче татар халкы чыннан да татар мохитен саклаучы милләт дип әйтергә була дип уйлыйсы килә.
Шушы структураның беренче өлеше – бай, күпкырлы, тирән тамырлы татар тарихын өйрәнү – ул, һичшиксез, милли аң тәрбияләү чарасы булып тора. Шушы тарихны өйрәнеп кенә без халкыбызның буыннар чылбыр эзен тәэмин итә алабыз.татар тарихы бар, аны өйрәнү – мөһим дигән фикерләне тормышка ашырып кына татар үзенең татарлыгын саклап кала ала.
Моннан 500 ел элек шушы җирләргә борынгы бабаларыбыз Касыйм ханлыгы җирлегендәге Кадом ягыннан күченеп килгәннәр. Үзләре белән татар мохитен дә алып килгәннәр. Гасырлар буе аны югалтмаска да тырышканнар. Иң динле, иң белемле, тырыш, сәүдәгәр халык булып яшәгән халкым һәр авылда ничәшәр мәчет төзегән, аның янында мәдрәсәсен дә булдырган. Сәүдә эшләре белән Бөек Ефәк юлы белән төрле илләргә дә барып җитә булган. Надан кеше моны булдырамы соң? Әлбәттә, юк! Авылларыбыз гөрләп яшәгән! XX гасыр башларында Нижгар якларының иң кечкенә авылында да иң кимендә ике мең кеше яшәгән. Менә шушы авылдан башлана инде Адәм баласының тарихы. Авыл татар мохитен саклаган. Ләкин, хәзергесе көндә күбесе татар шәһәрдә яшәп ята. Менә инде аларга ничек татарлыкларын саклап калырга – бу инде үзгә мәсьәлә. Шушы шәһәргә киткән авылдашларыбызның балалары һәм оныклары гына түгел, авылга кайтып үзләре дә гел русча сөйләшеп маташалар. Мин үзем дә мәскәүчеләр урамында яшим, җәй буе тирә – юньдә гел рус сүзләре генә яңгырап торгач, кайвакыт “ Мин соң кая икән?”- уйлап куям һәм “Раббым! Кая барабыз? Руслашыпмы бетәрбезме икән?” – дип кычкырып елыйсы килә. Киләсе буынга без нәрсә калдырабыз,авылларыбыз бит әлдә үлмәгән,биредә җылылык бар! Ә җылылык булса- өметләр өзелергә тиеш түгел бит! Безнең төп бурычыбыз – авылларыбызны саклап калу, чөнки безнең бөек шәһесләребезнең күбсе авылдан чыккан, алар авыл табигате белән бөйләнгән. Ә инде табигать белән яшәгән кеше үз- үзенә генә түгел, теленә дә, диненә дә хуҗа була ала.ә шәһәрдәге кеше, ни әйтсәгездә, ул компютер биты. Ул күбрәк матди тормыш белән бәйләнештә. Тиз генә башка телгә дә күчә, гореф-гадәтләрне дә оныта, кая килеп чыккан тамырларын да югалта, динен дә алмаштырып куярга мөмкин. Ләкин башка халык та аны беркайчан да үз итә алмый. “Кеше үз илендә генә сандугач була ала дип”,- юкка үйтмәгәннәр борынгы бабаларыбыз.
Шушы фикерләр безне тагын да тарихка әйләндереп кайтырга мәҗбүр итә һәм безгә гыйбрәт итеп, бүгенге көннең җитдисорауларын күтәрә.
Берничә йөз ел элек Касыйм татарлары матди һәм рухи тормышлары белән безнең як татарларыннан алдынгырак һәм артыграк булган. Үзләренең эшләре һәм сәләтләре белән бөтен татар дөньясына даннарын гына түгел, хәйрия эшләрен дә тараткан. Акчасын да, көчен дә җәлләмәгән. Әмма бүгенгесе көндә андагы татар авылларының юкка чыгып баруларын үз күзебез белән күреп, уй-сагышка чумып, моңсу хисләргә күмелеп кайттык. Башларыбызга миллион төрле уйлар килде. Касыйм татарларының үз җирләрендә йөрегән эзләре генә калып килә түгелме соң? Безнең авылыбызга нигез салган куәтле бабаларыбызның кардәшләренең фаҗигале үрнәген алып, уйланырга мәҗбүр без! Әйе, без бүгенгә бетмәгән әле. Андагы татарлар да бит сугыш яки табигать афәтеннән юкка чыкмаган! Үз – үзләренең диннәрен, телләрен, гореф-гадәтләрен, рухи мирасларын саклап кала алмауларында аркасында, юкка чыгып бетәләр түгелме соң? Бу сорау безне тирәнтен уйларга мәҗбүр итә. Безнең як татарларына да бик тырышып әби-бабаларыбыз җирендә тамырларыбызны һәм авылларыбызны саклап, киләсе буыннарга да телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, рухи байлыгыбызны да тапшырып калдырырга кирәк дип уйлап калам.
Шушы авылларга сәяхәтебездән без кабат төрле хисләр белән кайттык. Кайчандыр данлыклы Касыйм ханлыгы булган җирләрдә милләттәшләребезнең бетеп баруы авыр хисләр тудырды. Ә милләтне саклау халыкның үзеннән тора түгелме соң? Безнең әби-бабаларыбыз авыр тормышта яшәсәләрдә, татар мөхитен, татар рухын югалтмаганнар, аларны киләсе буыннарга тапшырып калдырып,безгә кадәр китереп җиткергәннәр. Ә бүгенгесе көннең мөмкинлекләре белән боларны барысын да саклау,халыкның үзеннән тора. Бер-беребезне аңлап,яклап,аралашып,ярдәм кулы сузып яшәргә язсын иде барча татар дөньясына.
Амин! Шулай булсын!
Мин бик күп татар яшәгән җирләрдә булганым бар. Күбесендә татар мохите сүнеп бара. Ә без бит дәүләт тоткан халык. Аның бит киләчәге дә булырга тиеш. Моңа аның мөмкинлекләре дә шактый. Безнең Нижгар җирендә бигрәк тә. Барысы да үз кулыбыздан тора: гаиләдән алып дәүләт дәрәҗәсенә кадәр шушы ны күздә тотып яшәргә кирәк. Барыбызда дога да булсак, дөрес юлдан барсак, үз җиребездә туган телебездә сөйләшсәк, тарихтан гыйбрәт алсак-татар мохитебез яшәр дигән фикердә калыйк.
Күпме газиз милләттәшләребез белән очрашулар булды, күпме бөек татар язмышлары белән танышу булды? Сөйләп тә бетергесез” Горурланам синең белән, халкым! Шушы очракта “Мин дә бит шушы милләттән! Миндә бит татар баласы!” дип кычкырасы килә очсыз-кырыйсыз дала уртасына басып. Ләкин татар халкы, аның тарихы мәңге яшәрме шушы җирләрдә? Бу инде икенче зур мәсьәлә,чөнки кайбер җирләрдә татар тарихын юкка чыгаралар түгелме соң? Магнитогорск музейларының берсендә “XVII гасырда биредә Магнитная станицасы барлыкка килгән, аңа кадәр биредә тормыш булмаган”, ә икенчеседә “Магнитогорскны озак еллар буе комсомолецлар төзегән дип саныйлар иде. Ләкин аларның күбесе иртәнге эшелон белән килгән, ә кичкесе белән кире кайтып киткән. Спецпереселенецлар гына калырга мәҗбүр булган”,-дип сөйләделәр. Ә алар арасында меңнәгән татар булганы онытылып бармыймы соң? Оренбургтагы татар сәүдәгәрләренең йортларының, Җаек шәһәренең элекке Татар бистәсенең язмышы да бер Ходаебыз кулында гына диеп әйтә алабызмы? Татар мөхите югалып бармыймы соң биредә? Шуның өчен шушы сәфәребез барыбызга да гыйбрәт булсын! IX Евразия форумы – мәгънәле, файдалы чара. Илебезнең һәм Казахстан җирлегендә татарлар яшәгән урыннар белән танышу безнең барыбыз өчендә бик мөхим булды. Яңа очрашулар, яңа дуслар, яңа белем, халык яшәешенә башкача караш татарлыгыбыз, милләтебез сагына бер юнәлеш булып торсын дигән фикерләр белән каласы килә иде. Кая гына барсак та – безнең борынгы татар бабаларыбыз эзләре. Шушы эзләр беркайчанда югалмасын дип ышанып каласы килә.
Мөхәммәтҗанова Әлфия,
Зур Рбишча
