Төлке генә димәгез!..

Төлкеләр кош-кортка зыян сала, шуның өстенә котыру авыруын да тарата

Фото - "Татар-информ" архивыннан
Фото - "Татар-информ" архивыннан

15 сентябрьдән республикада куянга (русак), дала төлкесенә һәм пошиларга ау сезоны ачылды. Куяннарга һәм төлкегә ау сезоны – 2026нчы елның 28 февраленә кадәр, пошига киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Тик, саклык максатында, аучылар урманда билгеле бер кагыйдәләргә буйсынырга, ау нормаларын үтәргә тиеш.
ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре хәбәр итүенчә, соңгы арада төлкеләрдә котыру чире тарала башлаган.

– Республиканың кайбер рай-оннарында хайваннар арасында котыру чиренең киң таралуы күзәтелә. Әлеге чирнең төп сәбәбе һәм беренчел чыганагы – төлкеләрнең саны арту. Котырган төлкеләр йорт хайваннарын зарарлый. Алар, үз чиратында, бу чирне кешеләргә йоктыра. Узган ел республикада авыру хайваннар белән аралашу һәм алар тешләү нәтиҗәсендә 300гә якын кеше зыян күргән. Мөслим районында, шөкер, мондый хәлләрнең теркәлгәне юк. Котыру авыруына юл куймас өчен, профилактик эшләр бара. Быел 77 төлке тотылган, аларны ауларга котыру авыруына каршы махсус эшләнгән “шоколадлар” ярдәмгә килә. Әлеге баллы тәм-том төлкеләр йөрүче урман ешлыкларына куела, – ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.

Тотылган төлкеләрне, тикшерү өчен, район ветеринария берләшмәсенә китерәләр.

– Соңгы елларда авылларга төлкеләр һөҗүм итә. Мондый хәбәрләрне еш ишетергә туры килә. Төрле районнардан “казларымны харап иткән”, “тавык-чебешләрне буып киткән” дигән сүзләр ишетелеп тора. Мөслимдә мондый хәлләр булмаса да, тынычланырга ярамый. Ветеринария хезмәте терлекләргә котыру авыруына каршы вакцинация үткәрә. Районда котырган төлкеләр әлегә юк. Узган елларда күрше районнарда күңелсез очраклар теркәлде, – ди районның ветеринария оешмасы җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов.

Котыру чире хайван тешләү нәтиҗәсендә генә түгел, ә аның селәгәе, тиресе аша да йогарга мөмкин.

– Элек авылларда төлкеләр еш күренә, печәнгә барганда очрамый калмыйлар иде. Катгый чаралар күреп, тиешле эшләр вакытында башкарылганга, хәзер районда котырган төлкеләр юк. Котыру чире булмасын өчен, аучылар урман буйларында дару төймәләре дә калдыра. Бу – ветеринария берләшмәсе белән берлектә башкарыла торган эшләр, – ди Владимир Муринов.

Көзен авылларда каз һәм үрдәк өмәләре гөрли. Ит ризыгына төлкеләр һөҗүм итмәсен өчен, республиканың кайбер районнарында төрле капкыннар, төлкеләргә каршы аулар әзерләгәннәр. Халык үзе дә бакча башына, ындыр артына төрле җайланмалар куя.

– Мондый капкыннарга хәйләкәр төлке түгел, ә балалар “эләгүе” ихтимал, Алла сакласын! Ерткычларга, кыргый җәнлекләргә тап булганда, район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итегез. Авыллардагы ташландык хәлдәге йортлар, ихаталар төлкеләр үрчер өчен уңайлы урын булып исәпләнә, – ди Ришат Шәяхмәтов.

Лилия Шәймиева.

177 views·1 share