Өйнең яктылыгы йортка нур бирә

Люстра сайлау – бик четерекле эш

Өйнең яктылыгы йортка нур бирә, image #1

Беренче электр утлары кабынганга да инде күп еллар узган. Элегрәк һәр йортта 60, 90 Вт электр лампочкалары янса, бүген аларны диодлы лампалар алыштыра. Хәзер һәр йортны берсеннән-берсе матур люстралар бизи. Кибетләрдә аларның төрлелегеннән баш әйләнә.

Люстралар берничә төрле була: асылма, түшәм һәм спот.

Асылма люстра классик төр булып санала. Гадәттә ул 3-5 лампочкалы, кайберләре берничә яруслы итеп эшләнә. Мондый люстра биек түшәмле бүлмәләр өчен генә кулай. Кайберләрен биеклек буенча көйләргә, түшәмгә беркетелә торган шнурын, пружинасын яки чылбырын кыскартырга яисә озынайтырга мөмкин.

Түшәм люстрасы. Түшәмгә “ябышып” торучы люстра шулай йөртелә. Гадәттә тәлинкә рәвешендә була, күп урын алмый, түшәмгә беркетелә. Ясалышы, бизәлеше буенча асылма люстрадан калышмый. Заманча булуы белән дә мондый люстралар киң кулланылыш таба. Мондый люстралар кечкенә һәм уртача зурлыктагы бүлмәләргә урнаштырыла. Тәбәнәк түшәмле бүлмәләр өчен бик уңайлы санала.

Спот лампочкадан сибелүче ут көлтәсен үзенә кирәкле юнәлешкә борып кую мөмкинлеген бирә. Түшәмгә яки стенага беркетелә, бер яки берничә лампочкалы була. Бүлмәне яки аерым бер әйберне яктырту өчен бик уңайлы. Спот бүлмәне яктылык белән “бизәү” мөмкинлеген дә бирә.

Үлчәме. Люстраның үлчәме бүлмәгә туры килергә: зур да, кечкенә дә булмаска тиеш, югыйсә бүлмә дизайны бозылырга мөмкин. Артык зур люстра бүлмә киңлеген “урлап”, аны “басып” торган кебек булачак. Ә артык кечкенәсе югалып калачак һәм бүлмәне тиешенчә яктыртмаячак.

Диаметры. Люстра диаметрын төгәл генә билгеләү формуласы да мәгълүм:

бүлмә озынлыгы+бүлмә киңлеге х 10.

Шушы формула нигезендә исәпләп, люстра алсагыз, һичшиксез, йортыгыз якты һәм сез матур булачак.

Биеклеге. Люстраны нинди биеклектә урнаштыруның дөрес булачагын белү өчен, бүлмә биеклеген дүрткә бүләргә кирәк. Шул ук вакытта люстрадан идәнгә кадәр ераклык 190 сантиметр яки аннан күбрәк булырга тиеш.

Кайсы бүлмәгә нинди люстра эләргә?

Кунак бүлмәсенең яхшы һәм тигез яктыртылуы мөһим. Ут якты, ләкин “йомшак”, “җылы” булса, бүлмәгез тагын да күркәм булыр. Исеме җисеменә туры килсен өчен, люстраның кунаклар күңеленә хуш килердәй матур, зәвыклы булуы шарт. Гадәттә, кунак бүлмәсенә биш лампочкалы асылма люстра эләләр.

Аш бүлмәсе. Бу бүлмәнең дә һәрчак якты булуы таләп ителә. Биредәге люстраның гади, әмма зәвыклы булуы әйбәт. Гадәттә, түшәм яктырткычы җитә. Аның судан “курыкмавы”, җиңел юылуы шарт. Аш бүлмәсе өчен пластик, акрил, пыяла, металл кебек гади генә материаллардан эшләнгән люстралар алу кулайрак булыр.

Йокы бүлмәсе. Йокы бүлмәсе җиңелчә генә яктыртылырга тиеш. Якты ут йокыны качыра, организмның ял итәргә әзерләнүенә аяк чала. Әлеге бүлмәгә түшәм яктырткычлары яки абажурлы люстралар кирәк. Алар пульт белән идарә ителешле булса, тагын да яхшырак. Йокы бүлмәсенең яктырткычлары гади һәм “тыйнак” булу кирәк.

Балалар бүлмәсендә люстраның яктылыкны уртача сибүе, шул ук вакытта мультфильм персонажлары белән бизәлүе, экологик чиста материаллардан: агачтан, пластик һәм текстильдән эшләнүе шарт.

Юыну бүлмәсенә түшәмгә яки стенага беркетелүче уртача яктылыктагы яктырткыч урнаштыру дөресрәк булыр. Яктырткычыгыз җыйнак һәм дым үткәрми торган булырга тиеш.

Коридорның бөтен мәйданының тигез яктыртылуы өчен, озынча формадагы яктырткыч сайларга кирәк. Аннан төшкән ут көлтәсенең күзгә, шулай ук көзгегә төбәлмәве мөһим.

Люстраның төсен дөрес сайлау да мөһим. Дөрес төс сайланмаса, бүлмәнең купшылыгы югалачак. Люстраны пәрдәләр, кәнәфи, обойлар төсенә охшатып алырга мөмкин. Күзгә бәрелеп тормавын теләсәгез, нейтраль төстәге пыяла яки бәллүр люстрадан да әйбәте булмаячак.

125 views·1 share