Гаиләләргә ярдәм күрсәтелә
Балалар өчен каралган ярдәм чараларын барлыйбыз
Районда 18 яшькә кадәрге балалары булган 343 күпбалалы гаилә бар, аларда 1115 бала тәрбияләнә. 275 гаиләдә өчәр бала үсә, 57 гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә. Мөслимдә биш бала үстерүче – 8, алты балалы – 1, сигез бала үстерүче 1 гаилә яши. Күпбалалы гаиләләр – һәрдаим игътибар үзәгендә.
– Татарстанда аз керемле гаиләләргә ярдәм итүгә һәм бала табуны стимуллаштыруга юнәлтелгән региональ чаралар бар. “Авыл түләүләре” авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә. 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар, беренче баласы тугач, 50 мең сум акча ала. 29 яшькә кадәр өченче һәм күбрәк бала алып кайтканда, 100 мең сум бирелә. Әлеге ярдәм чаралары керемнәрне исәпкә алмыйча гына түләнә, – ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина.
Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә балага 3 яшь тулганчы елына бер тапкыр 10 мең сум күләмендә даруларга сертификат бирелә. Аз керемле гаиләләргә, бала тугач, бала тудыру йортында бала кирәк-яраклары комплектлары да бүләк ителә. Аз керемле гаиләләр өчен тагын бер мөһим ярдәм: ата-ананың балалар бакчасы өчен түләүләре компенсацияләнә.
– Күпбалалы гаиләләргә торак мәйданының социаль нормасы һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдалануның билгеләнгән нормативлары чикләрендә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия (ташлама) да каралган. 6 яшькә кадәрге балага дарулар сатып алганда да субсидия бирелә. Башлангыч, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алган чорда, әмма бала 18 яшькә җиткәнче, укучыларга юлда йөрү өчен субсидия бирелә, – ди Гөлнар Фәтхуллина.
Быелдан башлап күпбалалы гаиләләргә көллиятләрдә уку бәясенең 30 проценты компенсацияләнә. 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүче гаиләләр, балалары көндезге бүлектә укыган очракта, әмма аларга 23 яшь тулганчы, компенсациягә исәп тота ала. Бу түләүле уку бәясенең 30 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта гаиләдә ике һәм аннан да күбрәк бала белем алганда, һәр балага субсидия бирелә. Баланың Татарстан территориясендәге урта һөнәри белем бирү йортында укуы мәҗбүри шарт булып тора.
Лилия Шәймиева.
