Бер очрашу – үзе бер гомер
Красноярның 100 еллыгын Авыл көне итеп, зурлап билгеләп үттеләр
Бәйрәм “Татарстанда җәй” проекты кысаларында узды. Анда район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты һәм авыл халкын, чарага килгән кунакларны бәйрәм белән котлады.
КЫЗЫЛ ЯРЛЫ КРАСНОЯР
Краснояр Симәк авыл җирлегенә керә. Кечкенә генә авыл урман эченә сыенып утыра: һәрьяклап чыршы, нарат, каен посадкалары уратып алган. Краснояр авылы 1922-1924 елларда барлыкка килгән. Аңа Елгабаш авылыннан күченүчеләр нигез салган.
– XX гасыр башында дәвам иткән җир реформалары совет хөкүмәтенә дә кулай була. “Җир – крестьяннарга!” девизы астында Мөслим районында да байтак авыллар барлыкка килә, шул исәптән безнең Краснояр авылы да. 1925 елда Елгабаш авылыннан 75ләп хуҗалык, Куралчат елгасы буена күчеп, яңа авыл төзиләр. Авыл исемен сайлаганда, ике исем тәкъдим ителә: шушы урында электән булган Мусабай селте кайнату заводы хөрмәтенә – Мусабай һәм авыл башындагы Кызыл яр чокыры хөрмәтенә Кызылъяр исеме. Авылдашлар соңгысын сайлый, тик авылга килгән җир үлчәүче авыл исемен русча яза, – дип сөйләде Краснояр имамы, авылның аяклы тарихы Миңнулла Абдуллин.
100 ЕЛЛЫК ТАРИХЫ БАР!
Красноярда үткән чарага күрше район һәм шәһәрләрдән дә бик күп кунаклар кайткан иде. Кыска гына вакыт эчендә бәйрәм мәйданын корып, сценариен язып, зур тырышлык куеп, бәйрәмне гөрләтеп үткәргән авыл халкына сокланмый мөмкин түгел.
– Бәйрәм үткәрү җиңел эш түгел, бигрәк тә 100 еллыкка багышланган Авыл көнен. Бу эштә читтә яшәүчеләр дә ярдәм итте, финанс мәсьәләсе бергәләп хәл ителде. Театральләштерелгән дүрт тарихи күренешне кертеп, бәйрәмне үзенчәлекле итә алдык. Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов тырышлыгы, 41 ел шушы авыл балаларына белем һәм тәрбия биргән Лүзия Вәлиева чараның программасын төзеп, бәйрәмне югары дәрәҗәдә алып баруы, тарихи вакыйларга нигезләнеп театраль күренеш әзерләгән Әнисә Вәлиева, чара өчен янып-көеп йөргән авылдашларыбыз Гөлүзә Вәлиева, Эльвера Хафизова, Рафаэль Гыйзетдинов, Рәзилә Зарипова, Дамир Хафизов, Илдархан һәм Миңнехан Вәлиевләр ярдәме белән Авыл көне искиткеч матур үтте. Бәйрәмебезнең иң мөхтәрәм кунаклары – авылга нигез салган, кулак дип 9 бала белән Магнитогорск шәһәренә куылган Фазулла картның ике оныгы һәм ике оныкчыгы булды. Якташыбыз Рәис Шәйдуллин татар иҗтимагый оешмасында милләтебез мәнфәгатьләрен кайгырта һәм Магнитогорск шәһәрендә дәрәҗәле кешеләрдән санала. Бабасы гомер иткән туган җиренә тартылуы, халкының яшәеше белән кызыксынуы безне сокландыра. Оныкларның берсе хәтта Финляндиядән үк кайткан. Ул нәсел тамырларының шушы авылдан булуы, халкыбызның милли киемнәре, уеннары, авылдашларының кунакчыллыгы белән горурлануын әйтте. “Күптән мондый дәрәҗәдә, мондый югарылыкта бәйрәм күргәнебез булмады”, дигән фикерләр ишетү аеруча күңелле һәм рәхәт булды. Кунаклар пылау, өчпочмак, коймак, чәкчәк, гөбәдия, шашлык, какланган каз белән сыйланды,– ди Краснояр клубы мөдире Рәзилә Гыйзетдинова.
100 еллык тарихы булган авылы белән горурланучы кешеләрнең күзләрендә бу көнне шатлык яшьләре җемелдәде.
ЯШИМ ДИП ЯШИЛӘР
Бүгенге көндә Краснояр авылында 48 хуҗалык исәпләнә, шуларның 31е – даими яшәүчеләр, гомумән алганда, халык саны – 53. Сигез өйгә хуҗалары кайтып йөри. 18 хуҗалыкта бүген дә мал тоталар, терлек асрыйлар.
– Краснояр авылында күпчелекне урта буын кешеләре тәшкил итә. Алар Мөслимгә, төрле шәһәр-районнарга йөреп эшли. Авыл халкы кош-корт үрчетеп гомер итә, умарта тотучы гаиләләр дә бар. Мөслим районының иң чиста һәм тәмле балы – Красноярда, – ди Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов.
Авылда ике студент, ике укучы бар. Ни кызганыч, авылда бүген мәктәп юк. “Авылның өлкән кешеләре сөйләве буенча, 1926-1927 елларда укытучы Мәмдуха Кармышеваның өендә мәктәп булган. Латин графикасына нигезләнгән укуны кызлар да, малайлар да бик теләп үзләштергән. Соңрак мәктәптә Лотфулла Кармышев укыта. 1930-1931 елларда колхозлашу чоры башлана. Халыктан акча җыеп буралган мәчетне, куылган кешеләрнең дә өйләрен сүтеп, мәктәп итеп үзгәртәләр. 1932 елда мәктәп ачыла. Симәктән Бари Насыйров укыта. Шул мәктәптә берничә буын бала белем һәм тәрбия алып чыга” дип сөйләде мәктәп тарихын барлап җыючы Лүзия Вәлиева.
– Авылыбызның иң матур урынында мәчет салынган. Һәр көнне моңлы азан яңгырый, авыл халкы мәчеттә намаз укый, вәгазь тыңлый. Габделхәбир мәчете – авылыбызның горурлыгы. Аллаһ йортын якташыбыз Рәшит Галәү улы төзетте. Бәйрәмнең дә көтеп алган кунагы ул, – ди Миңнулла абый.
ӨЛКӘННӘР – АВЫЛ КҮРКЕ
Бәйрәм театральләштерелгән күренеш, җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Иң элек өлкәннәр хөрмәтләнде.
Авылның иң өлкән кешесе, тыл ветераны 93 яшьлек Гөлчирә Рахмаева, сугыш чоры баласы, озак еллар сатучы булып эшләгән 91 яшьлек Рәзинә Садертдинова, балачагын сугыш урлаган, ачлыкны, хәерчелекне кичергән 91 яшьлек Мирзанур Зарифуллин, озак еллар тимерчелектә эшләгән, гомер буе умарта тоткан Әбүзәр Садретдиновлар бүләкләнде. 64 ел иңне иңгә куеп гомер итүче Флүсә һәм Ринат Дәүләтгәрәевлар, Гөлсинә һәм Әскать Габидуллиннар, Фәүзия һәм Мирзариф Хафизовлар, алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләр дә бәйрәмнең кадерле кунаклары булды.
Яшь гаиләләр ярышы, чишмәдән су алып килеп самавыр кайнату кебек уеннар, киенү ярышлары аеруча күңелле оештырылды.
АВЫЛ ХАЛКЫ ЯЛ ДА ИТӘ БЕЛӘ
Авыл тормышы никадәр генә мәшәкатьле, ыгы-зыгылы булмасын, халык авыр эш көненнән соң матур итеп ял итәргә омтылган. Авыл клубында үз эшенә бирелгән Рәзилә Гыйзетдинова эшли. Бер генә бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Авыл халкы белән уртак тел табып, бик күп чаралар оештыра ул, спектакльләрне күрше-тирә авылларга да барып күрсәтәләр.
– Красноярда дәртле һәм эшчән халык яши. Җир җимертеп дөнья көтәр өчен иң кирәкле сыйфатлар бу. Берсеннәнберсе уздырып яңа өйләр салу, йорт-кураны матурлау булсынмы, күңелле итеп туйлар уздырумы, юбилейлар үткәрүме – авылдашлар берсендә дә сынатмый! Авыл дисәләр дә, каладан бигрәк салада инде ул бөтен тормыш! Авыл кешесе түккән тирдән елга ясап булса, ул тирән һәм ярсу булыр иде. Авыл кешесенең адымнарын юл итеп сузсаң, җир шарын урап чыгарлык озын юллар ясалыр, көченнән биек таулар калкыр, йокламаган төннәреннән еллар барлыкка килер иде. Авылдашларым белән горурланам! Бәйрәм үткәрү нияте белән берничә йокы күрмәсәк тә, үкенечле булмады, халык, кунаклар канәгать калды, – ди Рәзилә Гыйзетдинова.
БӘХЕТЕМ – ТУГАН АВЫЛДА
Бу көнне Краснояр авылының Сабантуй мәйданы җырбиюгә, уеннарга күмелде. Олысы да, кечесе дә уеннарда катнашты. Бәйгедә катнашучыларның берсенең дә күңеле китек калмады: бүләкләр җиңүчегә дә, җиңелүчегә дә бирелде. Краснояр авылы табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә матур. Моны район башлыгы да билгеләп үтте.
– Авылда йорт салучыларга, әти-әни нигезен таратмыйча, төзекләндереп, карап яшәүчеләргә сокланмыйча мөмкин түгел. Рәхмәт әйтеп, андый кешеләрнең авылның сакланып калуында зур роль уйнавын билгеләп үтәсем килә. Шундый матур, бай эчтәлекле һәм истәлекле бәйрәм оештыргансыз! Бәйрәмдә бердәмлек, үзара ярдәмләшү сизелеп тора. Авыл халкы шушы бердәмлек белән көчле дә инде! Бәйрәмнәрегез дәвамлы булсын! Бүгенгедәй шат елмаюлы йөзләрегезгә борчу күләгәсе төшмәсен! Авылның киләчәге бар, йортлары ныклы, табигате гаҗәеп матур, – диде Альберт Хуҗин.
Үз өендә, туган җирендә бәхетле кеше – иң бәхетлесе, диләр. Краснояый Яр авылының бөтен матурлыгы биредә гомер итүче кешеләрендә, аларның хезмәт нәтиҗәләрендә.
Лилия Шәймиева фотолары.
