Муса Җәлилгә багышланган бәйрәм чаралары узды
Исемнәре тарихта мәңгегә кала торган геройлар бар, шуларның берсе - татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил. 2026 елның 15 февралендә патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан Азнакай районы Кәкре-Елга урта мәктәбендә мәдәни чаралар үтте. Ул көнне мәктәптә бәйрәм рухы чагылды.
Иртәнге сәгатътә башлангыч сыйныфлар арасында "Муса абый балаларның якын дусты” дип исемләнгән шигьрият кичәсе узды. Укучылар Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты турында бик матур чыгыш ясадылар. Соңыннан балалар тарафыннан М.Җәлилнең “Күке”, “Сәгатъ”, “Кызыл ромашка”, “Әтәч”, “Чишмә”, “Маэмай” шигырьләрен сәнгатьле уку оештырылды. Балаларның Җәлил шигырьләрен матур итеп укыганнарын күреп күңелемнән горурланып утырдым.
Дәресләр беткәннән соң, урта сыйныф укучылары арасында “Муса Җәлил безнең күңелләрдә” дип исемләнгән тамчы-шоу уены булды. Бу бәйгедә “Ромашка” һәм “Ирек” командалары көч сынашты. Уен 5 турдан: “ Танышу”, “ Батыр- берне, белемле меңне егар”, “Шигырьне таны”, "Серле экран”, “Сүзләр дөньясында” һәм капитаннар ярышыннан торды. Жюри әгъзалары һәрбер бәйгене бәяләп бардылар. Ике команданың да җанатарлары булды, алар һәръяклап ярдәм итеп тордылар.Тәмамланган турлар арасында укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Уенда катнашучы балалар бик яхшы әзерләнгәннәр. Герой шагыйребезнең тормыш юлын һәм иҗатын яхшы белүләренә сөендем.Бу уенда мине бигрәк тә, балаларның уй- фикерләре, төгәл җаваплары, үз-үзләрен илебезнең чын патриотлары итеп тоюлары күңелгә хуш килде. Бәйге “ Ромашка”- 48, ә “Ирек” командасы 46 балл җыюы белән тәмамланды. Уеннарда катнашучы укучыларга чиксез рәхмәтемне белдереп, аларга укуларында зур уңышлар теләп калам.
Габдрәхимова Гөлүсә, Азнакай районы Илбәк авылы китапханәчесе
