Казанга сәяхәт онытылмас тәэсирләр бүләк итте
Каникулда Казан шәһәрендә кунакта булып кайттык! Бу сәяхәтне безнең өчен ТР «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге ТР Театр эшлеклеләре берлеге белән берлектә оештырды. Ул «РФ Театр эшлеклеләре берлеге — балаларга» проекты кысаларында, «Мәктәп классикасы» Бөтенроссия проекты нигезендә тормышка ашырыла.
Проектның төп максаты — балаларны театр дөньясы белән якыннан таныштыру, аларда мәдәни мирас белән кызыксыну һәм аңа хөрмәт тәрбияләү. Моның өчен театр турында сөйләү генә җитми, аны үз күзләрең белән күрергә, атмосферасын тоярга кирәк.
Сәяхәтебез Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы белән танышудан башланды. Бу бинаны моңа кадәр дә күргән булсам да, бу юлы да үзем өчен күп кенә яңалыклар ачтым. Аннары башкалабызның истәлекле урыннары буйлап сәяхәт иттек, ә Болак буендагы Яшьләр театрында «Фокус-покус шоу» спектаклен карадык. Казанга сәяхәт барыбызда да бик матур тәэсирләр калдырды!
Бу экскурсия генә түгел, ә театрның сәхнә артын күрү, аның үзенчәлекле мохитен тою, илһам алу һәм, бәлки, үз сәләтеңне ачу өчен дә менә дигән мөмкинлек булды.
Шундый кызыклы һәм истәлекле сәяхәт оештырганнары өчен барлык оештыручыларга, безне озатып йөргән укытучыларга һәм автобус шоферларына зур рәхмәт!
Алия Фазлиәхмәтова, Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбе, 7нче сыйныф
