Дуслык бәйрәме

Халыклар бердәмлеге көне - балалар кечкенәдән белеп үсәргә тиешле бәйрәм. Ул мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшереп кенә калмыйча, күпмилләтле ил халкын бердәм булырга да чакыра. Бары тик милли хисләр хөрмәт ителгән җирдә генә без яңа буынның гуманлы, культуралы, әхлаклы булып үсүен беләбез. Шул уңайдан Яр Чаллы шәһәренең 112нче «Бизәкләр» балалар бакчасында «Дуслык аланы» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте.

Әйлән-бәйлән әйләнәбез,

Дусның кулын алырбыз,

Зур илнең һәр әгъзасы,

Мин һәм син бергә булырбыз.

Дуслык һәм тынычлык турындагы күңелле җырлар астында балалар төрле халыкларның милли киемнәрен, милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, дуслык әйлән-бәйләне уйнадылар, күңел ачтылар, биеделәр, дусларына елмаю бүләк иттеләр. Мондый бәйрәм берничә ел рәттән үтә. Шуңа да елдан-ел үз осталыкларын күрсәтүче балалар саны да арта бара.

Әлеге чара шәфкатьлелек, дуслык, бер-береңне хөрмәт итү, үзара аңлашу, тынычлыкта һәм татулыкта бәхетле яшәү өчен кирәкле шартлар икәнен аңларга ярдәм итә.

Гөлназ Мөбәрәкова, Лилия Закирова, Яр Чаллы шәһәре, 112нче «Бизәкләр» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Дуслык бәйрәме, image #1
Дуслык бәйрәме, image #2
Дуслык бәйрәме, image #3
27 views·2 shares