Шәкли фәһем (ясалма интеллект) иҗат итәме?

Соңгы вакытта шәкли фәһем иҗатына игътибар нык артты. бу исә РДГУ студенты ChatGPT чат-боты ярдәмендә бер тәүлек эчендә диплом эше язып өлгерткәч булды. «Теоретические аспекты управления современной организацией» эшенең оригинальлеге 82% булган. Студент үзе әйткәнчә, аңа диплом кирәк түгел, ул белгечлеге буенча дипломсыз да эшли. Диплом исә ChatGPT га таләпләр язарга өйрәнү өчен һәм нейрочелтәрнең ни дәрәҗәдә яхшы икәнлеген тикшерү өчен генә кирәк булган.

Чат-бот – кулланучылар белән аралашу өчен автомат система. Башкача әйткәндә, ул клиентларга төрле мәсьәләләр чишәргә булышучы алгоритм, робот. Мәсәлән, ул интернет-магазинда заказ бирергә булышырга мөмкин.

Башта студентка (аның исеме Александр) диплом темасы буенча план төзергә кирәк булган. Ул ChatGPT га таләпне болай тәкъдир иткән: “Анализ и совершенствование управления игровой компании”» темасы буенча диплом планын яз. Машина тарафыннан тәкъдим ителгән план үзгәрешләрсез фәнни җитәкчегә бирелгән. Җавапта исә фәнни җитәкче Александрга дипломга рәсми таләпләр бәян ителгән методик кулланма җибәргән: дипломда кереш, теория, анализ, тәкъдимнәр, йомгаклау, файдаланылган әдәбият, һәр бүлектән соң нәтиҗә булырга тиеш; бүлекнең барлык өлешләре үзара бәйләнгән булырга тиеш; диплом күләме иң азы 60 бит һәи оригинальлеге кимендә 70% булуы лазем.

Александр чат-ботка методик кулланманың план турысындагы өлешен җибәргән һәм планны кагыйдәләр буенча үзгәртергә сораган. Таләп болай тәкъдир ителгән: "Текстны өйрән һәм бу кагыйдәләр буенча элекке планны адаптациялә".

Фәнни җитәкчегә план тагын ошамаган һәм нәтиҗәдә ул үз планын тәкъдим иткән.

"Билгеле, методик кулланма белән җентекләбрәк танышырга иде, тик нишлисең... Аны машина аркылы "Бу тексттагы мөһим фикерләрне күрсәт" дигән таләп белән үткәрергә маташтым, ләкин машина ул таләпне үтәүдән баш тартты, чөнки методик кулланмадагы битләр саны 100 дән артык. Нәтиҗә: ChatGPT вузның методик кулланмасын кыскарта алмый" – дип яза Александр.

Моннан тыш, ChatGPT га символлар саны чикле булу аркасында "84 мең символлы диплом яз" дигән мәсьәләне гади генә куеп булмый. Символлар санын аз булса да арттыру өчен Александр ChatGPT ка таләпләрне инглизчә җибәрә башлаган, алай иткәндә җавап та тизрәк килә, күләм дә русчага караганда күбрәк була.

“ChatGPT дан керешне методик кулланма һәм план буенча язарга сорыйм. Төп мәсьәлә – 5-8 бит язу (ягъни 8к-10к символ). Төп таләпне язам, аннары киңәйтергә сорыйм, шулай ук әдәбият исемлеген өстәргә кирәк. Күләм ароттыруны 5 тапкыр кабатлыйм, нәтиҗәдә 6200 символдан торган текст алам. “Яндекс” белән тәрҗемә итәм дә документка куям” дип яза Александр.

Шул ук схема буенча кереш өлешен язып һәм юл уңаеннан ChatGPT ның берьюлы иң күбе 5000 символ биргәнен белеп булган. Теоретик бүлек белән эш шул ук схема буенча барган: ягъни таләп куелган һәм аны бот киңәйтергә тиеш булган.

“Барлык өстәмәләрне җыеп теоретик бүлекнең 1 нче өлешен җыям һәм автомат тәрҗемәче белән тәрҗемә ясыйм. Калган ике бүлекне дә шулай ук эшлим” дип яза Александр.

Бу вакытта таләпләр бердәм чатта җибәрелә, бу бот элекке өлешләрне исәпкә алсын һәм бер үк стильдә язсын өчен кирәк. Нәтиҗә язу өчен Александр һәр бүлекнең соңгы абзацын күчермәли һәм чат-ботка барлык өч абзац буенча йомгаклау язарга таләп куя. Шулай итеп теоретик өлеш әзер була. Таләпләр язу, тикшерү һәм тәрҗемәгә дүрт сәгатькә якын вакыт китә.

Икенче, өченче бүлекләр, практик өлеш реаль компания өчен анализ һәм тәкъдимнәр язуны таләп итә. Биредә проблема шунда ки, ChatGPT популяр булмаган компания өчен анализ һәм тәкъдимнәр яза алмый.

“Шуңа күрә ит комбинаты турындагы охшаш диплом таптым, текстны үз компаниямгә охшатып үзгәрттем һәм машинага текстны үзгәртергә куштым. Җавапны тәрҗемә итәм, документка куям, шуны ук калган өлешләр белән дә башкарам. Бер уңайдан таблицалардагы мәгълүматны да үзгәртәм (10 га бүләм), нәрсәнедер болай гына куям. Барлыгы 11 сәгать эчендә беренче версия тәмам була”.

Тикшергәннән соң фәнни җитәкче дипломны вак-төяк төзәтүләр белән эшләп бетеррергә җибәрә, алар тагын алты сәгатькә якын вакыт ала. Нәтиҗә – оригинальлек 82%.

Open AI хезмәткәрләре ChatGPT ны Azure AI суперкомпьютерында GPT-3,5 тел моделе нигезендә төзегәннәр. Чат-ботны файдаланыр өчен гади итеп, корректлы һәм “кешелекле” итеп төзергә омтылганнар. Аны Интернеттагы күп санлы текстлар һәм Reinforcement Learning from Human Feedback системасы ярдәмендә өйрәткәннәр. ChatGPT MBA имтиханын тапшыра, тест биремен эшли ала, гади полиморф вируслар төзергә сәләтле.

Күргәнебезчә, ясалма нейрон челтәре нигезендә төзелгән программа ниндидер гамәлләрне мөстәкыйль башкарырга, ягън күпмедер дәрәҗәдә иҗатка да сәләтле икән. Нигезендә нәрсәләр ята соң моның? Алдагы мәкаләләребездә без ясалма нейрон челтәрләре турында язган идек. Хәзер шуны дәвам итик. Күргәнебезчә, нейрон челтәрен башта өйрәтү зарур. Инде язганыбызча, Нейрон кереш сигналлар җыелмасыннан билгеле бер кагыйдә буенча чыгыш сигналны исәпләп чыгаручы элемент ул. Ягъни бер нейронның төп гамәлләр эзлеклелеге мондый:

Шәкли фәһем (ясалма интеллект) иҗат итәме?, image #1

· Челтәрнең аннан алдагы элементларыннан сигналлар алу

· Кереш сигналларны комбинацияләү

· Чыгыш чигналны исәпләп чыгару

· Чыгыш сигналны нейрон челтәренең аннан соңгы элементларына тапшыру

Нейроннар үзара һәртөрлечә тоташкан булырга мөмкин, бу конкрет челтәр структурасына бәйле. Ләкин нейрон челтәре эше асылы һәрвакытта да бер үк кала. Челтәр керешенә кергән сигналлар җыелмасы буенча чыгыш сигнал (яисә берничә сигнал) формалаштырыла. Ягъни нейрон челтәрен гадиләштереп кара тартма рәвешендә күз алдына китерергә мөмкин: аның кереш һәм чыгышлары бар, ә тартма эчендә биниһая күп нейроннар.

Хәзер челтәр эше этапларының һәркайсын аерым-аерым карыйк.

  1. Кереш сигналларны комбинацияләү

Һәр нейронга берничә кереш сигнал килергә мөмкин булганга, нейрон челтәрен модельләгәндә барлык бу сигналларны комбинацияләүнең билгеле бер кагыйдәсен бирү зарур. Һәм барыннан да ешрак элемтәләрнең микъдарлы кыйммәтләрен суммалау кагыйдәсе файдаланыла. Моны тирәнрәк карыйк.

Нейроннар челтәрендәге һәр элемтәне өч фактор ярдәмендә тулаем тасвирлап була:

беренчесе – аннан элемтә чыккан элемент

икенчесе – аңа элемтә кергән элемент

өченчесе – элемтә микъдары

Безне хәзер нәкъ өченче фактор барысыннан да бигрәк кызыксындыра. Элемтә микъдары бу элемтә буенча тапшырылучы сигналның көчәячәген яисә көчсезләнәчәген билгели. Мисал карыйк:

Шәкли фәһем (ясалма интеллект) иҗат итәме?, image #2

1 нче нейронның чыгыш сигналы 5. Нейроннар арасындагы элемтә микъдары 2. Шулай итеп, 2 нче нейронның 1 нче нейроннан килгән кереш сигналын табу өчен бу сигнал кыйммәтен элемтә микъдарына тапкырларга кирәк (5*2)

Шәкли фәһем (ясалма интеллект) иҗат итәме?, image #3

Укытучы белән өйрәтелүне файдаланучы нейрон челтәрләре. Укытучы белән өйрәтелү һәр кереш вектор өчен таләп ителүче чыгыш векторны тәшкил итүче аңа тиңдәшле максат векторы барлыгын фараз итә. Алар бергә өйрәтүче пар дип аталалар. Гадәттә челтәр күпмедер сандагы шундый өйрәтүче парларда өйрәтелә. Чыгыш вектор тәкъдир ителә, челтәрнең чыгышы исәпләнә һәм тиешле максат векторы белән чагыштырыла. Аннары микъдарлар хатаны минимальләштерергә омтылучы алгоритм буенча үзгәртеләләр. Өйрәтүче күплек векторлары эзлекле рәвештә тәкъдим ителә, хаталар исәпләнә һәм микъдарлар һәр вектор өчен барлык өйрәтүче массив хатасы кабул ителерлек дәрәҗәдә булганчы көйләнәләр.

Укытучысыз өйрәтелүне файдаланучы нейрон челтәрләре . Укытучысыз өйрәтү ясалма нейрон челтәрләренең биологик тамырлары күзлегеннән караганда иң кабул ителерлек, дөрескә ошаган моделе булып тора. Кохонен һәм башкалар тарафыннан күрсәтелгән һәм үстерелгән бу төр нейрон челтәрләре чыгышлар өчен максат векторына мохтаҗ түгел, димәк, алдан бирелгән идеаль җаваплар белән чагыштыруны да таләп итмиләр. Өйрәтүче күплек бары кереш векторлардан гына тора. Өйрәтүче алгоритм челтәр микъдарларын чыгыш векторлары үзара ярашлы булырлык итеп сайлый, ягъни тәкъдир ителүче үзара җитәрлек дәрәҗәдә якын булган кереш векторлар шундый ук якын чыгыш векторлар бирергә тиеш. Димәк, өйрәтү процессы өйрәтүче күплекнең статистик үзлекләрен аерып ала һәм охшаш векторларны классларга туплый.

Билгеле, катлаулы программаларда бу икен ысул да кулланыла, ягън укытучы белән өйрәтелү һәм укытучысыз өйрәтелү. Бездә ChatGPT ның башлангыч коды юк. Ләкин Александр башкарган гамәлләр эзлеклелегеннән күренгәнчә, биредә ике тип өйрәтү дә кулланылган. Ягъни ул ниндидер текстлар да кертә, нәтиҗәләрне төзәтә һәм аның буекнча чат-бот тагын текст яза.

Күргәнебезчә, нейрон челтәрләренең мөмкинлекләре зур. Алар тагын нәрсә эшли алыр – монысын киләчәк күрсәтер.

Автор: кафедра билингвального и цифрового образования.

64 views