Блокчейн технологиясенә кереш
Блокчейн – яңа технология, аның белән кызыксыну криптовалюталар популярлашкач бигрәк тә артты. Аны хәзер финанслар дөньясында гына түгел, шәхси мәгълүмат саклау һәм эшкәртү, идентификация, маркетинг һәм компьютер уеннарында да файдаланырга омтылалар. Бу мәкалә фәнни-популяр мәкаләләр сериясен дәвам итә һәм блокчейн һәм аны файдалануга багышланган беренче мәкалә.
Сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә блокчейн – блокларның өзлексез чылбыры дигәнне аңлата. Анда, мәсәлән, теләсә нинди башкарылган гамәлләр турында барлык язмалар урнаша. Гади мәгълүмат базаларыннан аермалы буларак, бу язмаларны бетереп яисә үзгәртеп булмый, яңаларын гына өстәргә мөмкин.
Мисал өчен, хисап кенәгәсендә бакчадагы лалә чәчәкләре турындагы мәгълүмат саклансын. Әгәр лаләләр саны кимесә (корганнар яисә аларны тычкан ашаган булса), хисап кенәгәсендә аларның элек күпме булганнары турында мәгълүмат булачак. Ул үзгәртелми һәм бетерелми, бары тик лалә чәчәкләре азаю һәм аларның кая киткәннәре турында яңа язма гына өстәлә.
Блокчейнны тагын таралган реестрлар технологиясе дип тә атыйлар, чөнки килешүләрнең барлык чылбыры һәм аларның ияләренең актуаль исемлеге күп кенә бәйсез кулланучылар компьютерларында саклана. Әгәр дә бер яисә берничә компьютер эштән чыга икән, мәгълүмат югалмый.
Хәзер исә блокчейн асылын аңлау өчен кирәкле төшенчәләрне карыйк.
Активлар. Алар нинди дә булса кыйммәтләрдән гыйбарәт. Мәсәлән, акча, мөлкәт, кыйммәтле кәгазьләр, информация актив була ала. Активлр реаль дөньяда да (мәсәлән, йорт, автомобиль), шулай ук тулаем цифрлы да булырга мөмкиннәр.
Кешеләрнең активларны бер-берсенә тапшыруы транзакция тәшкил итә. Мәсәлән, Айдар бик матур уникаль лалә чәчәге үстерде һәм аны Илзиягә бүләк итте (яисә сатты) ди. Бу транзакция булачак.
Активларның үзләрен түгел, ә аларга хуҗа булу хокукын да тапшырып була. Мәсәлән, Айдарның лаләсе үз бакчасында кала, ләкин ул аңа хуҗа булу хокукын Илзиягә тапшырырга карар кылган. Бу шулай ук транзакция. Әм монда иң төп нәрсә – транзакцияләрне исәпкә алу.
Транзакцияләрне исәпкә алу - бу активларның барлык күчешләрен, яисә аларга хокукларның бер кешедән икенче кешегә күчешләрен беркетеп кую – фиксацияләү. Һәм биредә хокукларны тапшыру механизмы ни дәрәҗәдә ышанычлы һәм конфиденциаль дигән иң төп сорау туа.
Безнең очракта Айдар Илзиягә чәчәкнең аныкы булуы турында кәгазьне тантаналы рәвештә тапшыра ала. Ул шулай ук бу кәгазьне почта аша яисә кеше аркылы да тапшырырга мөмкин. Ләкин иң мөһиме Айдар өйдәгеләренә бу чәчәкнең яңа хуҗасы Илзия булу турында хәбәр итәргә тиеш. Шулай ук, бакчаның мәгълүмат базасында тиешле язма пәйда булу зарур.
Хәзер исә бакчадагы чәчәкләрнең хуҗалары турындагы кенәгә яңгыр астында калган дип фараз итик. Барлык язмалар югалган, ә почта яисә курьер кәгазьне югалтканнар. Илзия үзенең хуҗа хокукын ничек исбатлый ала соң?
Кызганычка каршы, мондый вакыйгалар булгалап тора. Мәсәлән, сез дустыгызга акча күчерергә карар кылдыгыз. Банк системалары проблемалары, хакер атакалары, хезмәткәрләр ялгышлары бу этапларның теләсә кайсында хата чыгара ала. Андый хәл, билгеле, бик сирәк, ләкин булгалый. Һәм ул вакытта транзакцияләр турындагы язмалар юкка чыга яисә үзгәрә һәм операция башкару туктатылырга мөмкин.
Әгәр дә хисапны конкрет оешмалар гына алып бара һәм транзакцияләр турындагы язмалар бер урында гына саклана икән, мондый операцион хәвефләр котылгысыз. Блокчейн технологиясе мондый хәвефләрне азайта, чөнки ул таралган реестрлар нигезендәге хисап системасын тәкъдим итә.
Блокчейнда хуҗалар реестры бер оешма серверында гына сакланмый. Аның күчермәләре – копияләре бер үк вакытта интернет аша тоташкан бәйсез компьютерлар күплегендә саклана һәм берьюлы яңартылып тора.
Айдар һәм Илзия мисалында исә моны берьюлы берничә бакчачы лалә чәчәгенә хуҗа булу хокукы Илзиягә күчү турында язып куйдылар дип фаразларга мөмкин. Әгәр дә аларның бер-иксе үз блокнотларын югалта яисә боза икән, калганнарында язмалар калачак.
Нәтиҗә буларак, блокчейнда актив хуҗалары турындагы реестрны алдап ясарга мөмкин түгел. Чөнки бу мәгълүмат челтәрдәге биниһая күп кулланучыларда саклана. Ә барлык кулланучыларда мәгълүмат абсолют тулы һәм дөрес булсын өчен, блокчейнда консенсус төшенчәсе кертелгән.
Әгәр челтәрдәге кайбер кулланучылар үз компьютерларын сүндергән һәм аларда транзакцияләрнең бер өлеше чагылмый яисә адлардагы язмалар дөрес булмый икән, бу челтәр эшенә йогынты ясамаячак. Консенсус, яисә килешүгә ирешү процедурасы дөрес мәгълүматны тергезергә мөмкинлек бирәчәк.
Безнең очракта, мәсәлән, бакчачыларның берсе чәчәкне Айдар Илзиягә түгел, Лилиягә биргән дип махсус яисә очраклы рәвештә язып куйган булсын. Тик, чираттагы юлны язар алдыннан, барлык бакчачылар үз блокнотларындагы язуларны тикшерәләр һә дөрес дип күпчелектә булган вариант санала.
Реаль блокчейн-челтәрләрдә билгеле бер вакыт аралыгында берничә транзакция башкарыла. Һәм транзакцияләр турындагы язма бер блокка берләштерелә.
Блок –берничә транзакция турында таралган реестрдагы язма. Анда кем кемгә һәм нинди күләмдә актив күчергәне чагылдырыла. Барлык блоклар эзлекле рәвештә бер эзлекле чылбырга тоташтырыла.
Блокчейннар чылбыры өзлексез, чөнки һәрбер блок алдагы блокка сылтама ясый. Блокларны үзгәртеп һәм бетереп булмый, яңаларын гына өстәргә мөмкин. Шулай итеп, конкрет активның кулдан-кулга күчешләр тарихын һәм аның хәзерге хуҗасын һәрчак белергә мөмкин.
Блокчейн-бакчадагы бакчачыларның катгый кагыйдәләре бар: алар үз блокнотларында берни дә үзгәтә яисә сызып ташлый алмыйлар. Транзакцияләрдән баш тартырга мөмкин түгел. Әгәр Айдар Илзиягә лалә чәчәге бүләк иткән икән, ул кире уйлый һәм чәчәкне Ләйсәнгә бүләк итә алмый. Илзия генә чәчәк белән гамәл кылырга мөмкин. Чылбырга яңа блокларны майнерлар өсти.
Майнер блокчейнда берничә функция башкара:
блокчейн күчермәләрен саклый һәм шулай итеп информацияне югалудан һәм бозылудан саклый;
транзакцияләрне раслый;
башка майнерлар теркәгән транзакцияләрне тикшерә.
Кагыйдә буларак, майнерлар саны чикләнми. Алар күбрәк булган саен яхшырак – андый челтәр ышанычлырак. Теләгән һәркем майнер була ала. Аның өчен махсуслаштырылган компьютерлар (кагыйдә буларак, зур егәрлекле видеокарталы) һәм програм тәэминат кына кирәк.
Әгә Айдар уникаль лаләсен Илзиягә генә түгел, ә Лилиягә, Ләйсәнгә, Гөлсылуга да бүләк итәргә кара кылган булса? Блокчейн-бакчада бу мөмкин түгел. Һәр вакыт мизгелендә бер бакчачы гына транзакция терки ала. Калган бакчачылар исә үз язмаларында Айдарның чыннан да бер генә лаләсе барлыгын тикшерәләр, транзакцияне раслыйлар һәм бу язманы үз блокнотларына күчермәлиләр.
Майнерларны яңа транзакцияләрне теркәргә нәрсә этәрә соң? Челтәр эшен тәэмин иткән өчен майнерлар бүләк ала.
Кагыйдә буларак, бу блокта язылган транзакциядә катнашучыларның барысыннан комиссия һәм челтәрнең үзеннән бүләк. Челтә бу бүләкне билгеле бер алгоритм буенча генерацияли.
Безең мисалда, бакчачыларга блкчейн-бакчада тәртип тоту нигә соң? Җавап бик гади: транзакцияне теркәгән бакчачы моның өчен бүләк ала. Бу, мәсәлән, лалә суганчалары булырга мөмкин. Аларны исә “лалә лихорадкасы” булуын теләгән бакча бирә.
Гадәттә нәкъ шундый нәрсә криптовалюталар белән бара да инде: бүләк – билгеле бер сандагы криптотәңкәләр. Алар туры мәгънәдә һавадан барлыкка килә һәм майнер хисабына эләгә. Шулай яңа виртуаль акча берәмлекләрен чыгару бара һәм виртуаль валютаның гомуми саны арта. Тик еш кына биредә чикләмә бар: тәңкәләр суммасы билгеле бер максимумга җитсә, аларны чыгару туктатыла. Арырак инде майнерлар катнашучылардан алынган бүләк хисабына гына эшләргә мөмкин.
Мәсәлән, алгоритм болай көйләнгән ди: һәр 10 минут саен майнер чылбырга яңа блок өсти һәм 5 яңа криптовалюта берәмлеге таба.
Безнең очракта, мәсәлән, 1 блок – Айдар Илзиягә 5 лалә бүләк итү тразакциясе, 2 блок – Илзия Айдарга 3 лалә күчерү, Илзия Ләйсәнгә 1 лалә күчерү транзакциясе, 3 блок Айдар Кадриягә 2 лалә күчерү, Ләйсән Айдарга 1 лалә күчерү транзакциясе булырга мөмкин.
Ләкин майнерларның нәкъ кайсы блок өстәргә һәм аның өчен бүләк алырга хокуклы соң? Моның өчен блокчейн-челтәрләрнең күбесе махсус мәсьәләләр генерацияли.
Мәсәлән, Айдар бакчачылар арасында конкурс игълан итә ди. Ул математик мәсьәлә тәкъдим итә, һәм кем беренче аның чишелешен таба, шул блокнотка яңа язма кертә ала. Барысыннан да яхшырак мәсьәлә чишүчегә Айдар суганча бүләк итәргә вәгъдә итә. Һәм тагын берне, хезмәт өчен бүләк буларак, бакча өсти.
Майнер өчен уңыш ихтималлыгы барыннан да ешрак аның компьютеры егәрлегенә бәйле. Аның компьютеры никадәр егәрлерәк булса, шуның кадәр шансы зуррак була.
Майнерлар һәм транзакциядә катнашучылар үзләренә тиешле күчерүләрне кая һәм ничек алалар соң? Моның өчен аноним цифрлы янчыклар файдаланыла.
Янчык – махсус идентификатор. Анда катнашучы хисабы халәте (акча гына түгел, теләсә ниниди актив булырга мөмкин) саклана. Янчык шулай ук конкрет катнашучының барлык транзакцияләр тарихын белергә мөмкинлек бирә.
Ешрак янчыклар аноним – алар нәкъ кем активлар кабул итә я җибәрә икәнен белергә мөмкинлек бирми.
Безнең очракта, блокчейн-бакчаларның күбесендә бакчачылар һәм чәчәк хуҗалары маскарад уйный. Аларның чын исемнәре билгесез. Ягъни, беркем дә маска артында кем икәнен белми.
Монда билгеле бер куркыныч та бар. Әгәр дә янчык хуҗасы аның номерын онытса, ул хисап нәкъ аныкы икәнен исбатлый алмаячак. Янчыкта сакланган барлык нәрсә мәңгегә югалачак.
Электрон янчыклар һәм блокчейндагы транзакцияләр шифр белән саклана.
