Олы җанлы шәфкать туташы

Балалар белән эшли торган шәфкать туташы олы йөрәкле, киң күңелле булырга, авырттырмыйча укол кадый белергә, прививка ясарга, бәрелгән-сыдырылган җирләрне тиз арада дөрес итеп бәйләп,"рәтләп" куярга, иң мөһиме – балаларны яратырга тиеш. Мөслимнең "Күбәләк" балалар бакчасында хезмәт куючы Лира Галимова нәкъ шундый сыйфатларга ия. Әниләрчә кайгыртуы, ихлас яратуы белән яулап алынган эчкерсез хөрмәт, ихтирам бу!

Фото – Л.Галимованың шәхси архивыннан
Фото – Л.Галимованың шәхси архивыннан

Лира Мансур кызы моннан 60 ел элек Мөслим районының Бүләк авылында Мансур абый белән Мәкмүнә апа гаиләсендә дөньяга тәүге авазын сала. Кызның балачагы җәен әбисе белән ямь-яшел чирәмдә бәбкә саклап узса, кышын буран өеп киткән тауда чана шуып үтә. Мактәп еллары да сизелмичә тәгәриләр генә... Унынчы сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, Лира укуын Минзәлә медицина училищесында дәвам итә.

– Укыган чорда практиканы Мөслим үзәк хастаханәсендә уздым. Шул чорда булачак тормыш иптәшемне – Фагыйльне очраттым. Бер күрүдә гашыйк булу дигән сүзләрнең мәгънәсен шул вакытта аңладым да инде! Ике арада хатлар йөри башлады. Укуны тәмамлагач, Яңа Бүләк авылына эшкә жибәрделәр, – дип искә ала Лира апа.

Хезмәт юлы башланган җирлектә авыл халкы Лираны сөенеп каршы ала. Ярдәмчел, тырыш, белемле яшь белгеч тиз арада яше-өлкәне өчен үз кешеләренә әверелә.

– Лира белән очрашу тарихына килгәндә, мин аның белән кинодан озата кайтканда таныштым. Яңа Бүләк авылында шәфкать туташы булып эшли башлагач, Лира янына бару өчен КамАЗ машинасына утырдым. Яр Чаллыга барганда яки кайтканда янына гел керү җаен таба идем. Чибәр, тырыш кызны кулдан бер дә ычкындырасым килмәде. Аралар ерак булса да, "урлап китә күрмәсеннәр" дип, гел янына барып йөрдем. Дүрт ел очрашып йөргәч, батырлыгымны җыеп кулын сорадым. Матур итеп гаилә корып җибәрдек, бер кыз, бер ул үстердек. Шөкер, балаларыбыз тормышта үз юлларын табып, безнең терәк-таянычыбыз булып яшиләр. Мин – бик бәхетле кеше. Уртак тырышлык белән салынган йортыбыз, Лира куллары белән тудырылган гөлбакча кебек ишегалды хәзер оныкларыбызның шат тавышларыннан яңгырап тора. Гаиләбездә шәфкать туташы булу – зур байлык ул! Балалар үскәндә чирләмичә генә тормыйлар, үзем авырып китсәм дә, Лирамның шифалы куллары һәрвакыт сихәт бирде, – ди, тормыш иптәше белән сокланып, Фагыйль абый.

Гаилә коргач, Лира апа район үзәк хастаханәсенең инфекция бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башлый. Биредә ул 25 ел намуслы хезмәт куя. 2015 елда Мөслимдә "Күбәләк" балалар бакчасы ачылгач, Лира апаны бирегә шәфкать туташы итеп эшкә чакыралар. Менә 10 ел дәвамында Лира Галимова нәниләрнең сәламәтлеге сагында тора.

– Кызыбызны тыныч күңел белән балалар бакчасында калдырабыз. Лира Мансуровна – үз эшенең чын остасы! Һәр сабый өчен үз баласы кебек кайгырып, борчылып, уңышлары өчен шатланып торучы алтынга тиң кеше ул! Әти-әниләргә төрле файдалы киңәшләрен бирә, балаларга прививка ясау мөһимлеген һәм кирәклеген аңлата. Кирәк булганда, нәниләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү дә, бакчаның чисталыгы да, аш-суларның тәмле булуын тәэмин итү дә, бакча хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгырту да тынгысыз Лира Мансуровна өстендә. Без аңа бик рәхмәтлебез! – ди Зөлфия Хәкимова.

Әле Лира апа бик күпләрнең шәхси табибы да! Киңәш сораган һәркемгә ярдәм кулын суза.

– Шәфкать туташы булырга мин балалар бакчасына йөргәндә үк, кечкенәдән хыяллана идем. "Күбәләк" балалар бакчасында шәфкать туташы булып әлеге бина сафка басканнан бирле хезмәт куям. Шәфкать туташы үзенең белем дәрәҗәсен һәрвакыт үстереп, камилләштереп торырга тиеш дип саныйм. Медицина өлкәсендәге яңалыклар белән танышып бару максатыннан төрле вебинарлар карыйм, дистанцион рәвештә өстәмә белем алам. Бакчадагы һәр баланың характеры төрле, һәркемгә индивидуаль якын килеп эшләргә туры килә. Шәфкать туташы эшендә иң мөһиме – шәфкатьлелек һәм миһербанлылык. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән һәр кеше ярдәмгә мохтаҗ, балалар бигрәк тә. Без балаларның күңелен һәрвакыт яхшы сүзләр белән генә җылытып торырга бурычлыбыз, – ди Лира Галимова.

Хезмәттәшләре өчен Лира апа – һәрьяклап та үрнәк шәхес. Тырыш хезмәте өчен ул берничә мәртәбә район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

– Ныклы белеме, зур тәҗрибәсе, үз эшенә җаваплы каравы өстенә Лира Мансуровна – киң күңелле, әниләрчә кайгыртучан, һәрнәрсәне йөрәге аша үткәрә торган хезмәттәшебез дә! Коллективыбызда Лира апабыз булу белән без бик бәхетле, – ди "Күбәләк" балалар бакчасы мөдире Гөлназ Кәрамова.

Лилия Шәймиева.

71 views·1 share